Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Резедә Мостафина “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсында катнаша

Ветеринария техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резида Мостафина районнан "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының "Лидер" номинациясенә тәкъдим ителде. Әлеге номинация махсус аның өчен булдырылган кебек, чөн-ки ул бөтен барлыгы белән чын-чынлап әйдәп баручы. Резида Илгизәровнаны белүчеләр моның белән һичшиксез килешерләр дип уйлыйм, ә таныш түгелләр -...

Ветеринария техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резида Мостафина районнан "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының "Лидер" номинациясенә тәкъдим ителде. Әлеге номинация махсус аның өчен булдырылган кебек, чөн-ки ул бөтен барлыгы белән чын-чынлап әйдәп баручы.
Резида Илгизәровнаны белүчеләр моның белән һичшиксез килешерләр дип уйлыйм, ә таныш түгелләр - андыйлар районда, булса да, бик аздыр - бу мәкаләне укыгач инанырлар. Алдан әйткәнемчә, даны еракларга таралган уку йортында - ветеринария техникумында тәрбия эшләре, төрле чаралар оештыру, үткәрү өчен җаваплы ул. Бу вазифаны биредә 20 елдан күбрәк вакыт дәвамында башкара. Әле моңа кадәр дә - узган гасырның 80нче елларында Казан мәдәният институтында китапханәче белгечлеге алып чыккан кыз техникумга авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитетының азат ителгән җитәкчесе итеп билгеләнә. Аннан Нурлат районына китә һәм берничә елдан, Буадан башка яши алмавын аңлап, туган ягына әй-ләнеп кайта. Шуннан инде, Мәскәүдә кадрларны кабат әзерләү курсларында педагог белгечлеге алудан тыш, шәһәрдән дә, техникумнан да беркая да кузгалмый, баш-аягы белән эшкә чума.
Чуммаслык та түгел шул. Көнгә чыксаң, нинди дә булса чара планлаштырылмый калмый. Кайчагында күбрәк тә була әле - техникумда үткәрелүчесенә район күләмендәгесе кушыла, шунда ук республика буенча оештырылучыларына әзерләнми мөм-кин түгел. Волонтерлык, форпост эшчәнлеге - барысы да бар. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта еш булалар, ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышалар, район чараларында тәртип сагында торалар.
- Студентларыбыз кул эшенә дә осталар, Адилә Кәлимуллина белән Эльвира Әхмәтҗанова палас тукырга, бертуган Настя һәм Наташа Алукиналар талдан кәрҗин үрергә өй-рәнделәр. Җыр-биюгә осталар, спортчылар күп, - ди ул. Менә шулай техникумда белем алучы 700 студентның һәрберсен барлап, нәрсәгә булса да җәлеп итәләр - берсе дә читтә калырга тиеш түгел. Шушы тырышлыклары бе-лән техникум тәрбия эшлә-ренең торышы буенча республика авыл хуҗалыгы техникумнары арасында икенче урында тора, ә барлык урта-махсус уку йортлары рейтингында беренче унлыкка керә. Кичләрен дә "буш тотмыйлар" студентларын - тулай торакта укытучылар чиратлашып я конкурс-бәйге үт-кәрәләр, я бүгенге көн өчен актуаль темага лекция укыйлар. Соңгы әңгәмә грипптан саклану темасына багышланган булган. Ә барлык чараларны, бәйге-конкурсларны, ярышларны, интеллектуаль уеннарны, спартакиадаларны, акцияләрне, флешмобларны барлап чыгу һич мөмкин түгел - алар шулкадәр күп. Шул ук вакытта иң кызыклары, тирән мәгънәлеләре, үзенчәлеклеләренең кайберләре турында әйт-ми дә калып булмый. Әнә, күптән түгел генә үткән гасырларга кайтарып, искиткеч матур "Ретро-бал" үт-кәрделәр. Әниләр көнен-дә, мәсәлән, укытучыларның бала чакларында уйнаган уенчыклары күргәз-мәсен оештырганнар. Ә "Кем икәнен таны" дигәнендә инде - аларның кечкенә вакыттагы фотолары. "Фото-киптерү" дигәне генә ни тора - студентлар тө-шергән фотоларны кер кыстыргычлары белән элеп куйганнар, теләгән һәркем алар арасыннан үзенә ошаганын алган. Моның белән укучылары арасыннан иң оста фото төшерүчеләрне дә ачыклаганнар.
- Мин техникумга иртән килеп кич кенә кайтам. Тулай торакта да еш булам. Эшемне бик яратам. Студентлар белән үзем дә өй-рәнәм, алар миңа олыгаерга ирек бирми. Ә алар белән оештырылган чаралар үземнең генә хезмәтем түгел, ә коллективның тырышлыгы. Коллегаларым әйткәнне күтәреп алмаса, инициатива күрсәтмәсә, булышмаса, катнашмаса мондый уңышка ирешеп булмас иде. Мин аларга бик рәхмәтле. Шулай ук хезмәт ветераннары Зөл-фия Сәйфуллина, Асилә Иванова, Зәйтүнә Сөнгатова һәм башкалар белән эшләвем, алардан күп нәр-сәгә өйрәнүем белән бә-хетле, - ди Резида Илгизә-ровна.
Студентларын яратуы һәр адымында чагыла. Бер генә дә алар яныннан китми кебек ул. Ярышта катнашсалар, стартта озатып, финишта кайнар чәй белән каршы алып тора, көч би-рә, киңәшләрен җиткерә, кирәк булса, ярдәм итә. Хезмәтем буенча еш очрашырга туры килгәнгә, яхшы беләм - студентлары да үз итәләр аны, Резида Илгизәровна гына дип торалар. Ә яшь калуының төп сере һәркемгә ярдәмчел, кешелекле, ачык йөзле булуындадыр.
Ә алда әйтелгән конкурсның зона этабы иртәгә Яшел Үзәндә үтә. Райондашыбызның анда җиңүен телибез. Ул моңа лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев