Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Салих Әхмәдуллин: “Салават, “Мишәр казлары яхшы” дип, безнең түшкәләрне сатып ала”

Без моннан берничә ел элек Ташкичү авылында (Тимбай авыл җирлеге) яшәүче Салих Әхмәдуллинның күпләп казлар асравын язган идек.

Ул елны ул безне өмәгә дә чакырды. Бүген аның белән тагын элемтәгә чыктык. Һаман да каз бизнесы чәчәк ата икән Салих абыйның. Быел 170 баш каз, 50 үрдәк үстергән.

– Бер елны якташыбыз Раил Садриев Казанда филармониядә чара үткәрде. Шунда банкетка каз каклап килгән идек. Салават ошатты бит безнең казны. Хәзер, “Мишәр казы” әйбәт, дип,  Буаныкын ала. Шулай ук Раил Садриев, Рамил Шәрапов һәм башка артистлар сорый, - дип сөйләде Салих абый.

Сүз уңаеннан, быел Салих абый каз суя башламаган әле, кышка таба гына симезләнә ул, ди. Ә товарга сорау бар, иренмичә эшләргә генә кирәк, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев