Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан тагын өч кеше Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган

Казандагы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-меморилаы мөдире, “Сугышчан дан клубы” ассоциациясе рәисе

 

Михаил Черепанов мәгълүматына караганда, Буа районыннан берничә кеше сугыш вакытында Советлар Союзы Герое исемен алуга кандидиат итеп күрсәтелгән, әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында исем бирелми калган. Болар:

Иванов Трофим Николаевич, 1911 елгы, Буа районының Күшке авылында туган. Гвардия лейтенанты. 6нчы гвардия танк корпусының 22нче мотоукчылар бригадасының взвод командиры булган. 1945 елның 28 апрелендә Германиядә, Берлиннан ерак түгел Обер-Белау авылында яраларыннан үлгән. 1945 елның 5 маенда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим  ителгән, 1 дәрәҗә Ватан ордены белән бүләкләнгән.

Кабанов Михаил Тимофеевич, 1923 елгы, Буа районының Яшевка авылыннан. Гвардия сержанты, 3нче Белоруссия фронтының 11нче гвардия армиясенең  Суворов орденлы, Кызыл Байраклы 5нче Городокский гвардия укчы дивизиясенең 17нче гвардия укчы полкының  пулемет расчеты командиры булган. 1944 елның 12 июлендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим  ителгән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 2 августында яраларыннан үлгән.

Макаров Виктор Ильич, 1910 елгы. Буа районының Әлши авылыннан. Рядовой. 346нчы укчы дивизиянең 1166нчы укчы полкының җәяүле разведкасы укчы-разведчигы була. 1943 елның 3 ноябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим  ителгән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 24 декабрендә яраларыннан үлгән.

Әлеге мәгълүматны биргән өчен Буа туган якны өйрәнү музеена рәхмәт әйтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев