Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Закировлар “Нечкәбил” ярымфиналында призер булды (фоторепортаж)

Ярымфинал үткән шимбә көнне "Казан Арена" стадионында узды. Анда Закировлар гаиләсе бер кочак Диплом җыйды. Кулинария конкурсының "Икенче аш" номинациясендә беренче, "Гаилә горурлыгы" номинациясендә икенче урын яуладылар. Гаилә башлыгы Ленар "Ата капиталы" номинациясендә, барысы бергә "Игелеклелек елгасы" хәйрия акциясендә актив катнашулары өчен Дипломга лаек булдылар. Уллары да гомуми копилкага үз...

Ярымфинал үткән шимбә көнне "Казан Арена" стадионында узды. Анда Закировлар гаиләсе бер кочак Диплом җыйды. Кулинария конкурсының "Икенче аш" номинациясендә беренче, "Гаилә горурлыгы" номинациясендә икенче урын яуладылар. Гаилә башлыгы Ленар "Ата капиталы" номинациясендә, барысы бергә "Игелеклелек елгасы" хәйрия акциясендә актив катнашулары өчен Дипломга лаек булдылар. Уллары да гомуми копилкага үз өлешләрен керттеләр - Раил белән Рәсүл балалар рәсеме бәйгесендә беренче урын алдылар. Моннан тыш Закировлар интернет тавыш бирүдә дә лидерлар арасында иде. Ә бәйгедә республиканың 30 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 45 гаилә катнашты. Алар кунакларны "Нечкәбил" круиз лайнерында гаилә сәяхәтенә чакырдылар. Фестивальнең форматы исә Татарстанда Су саклау зоналары елы булу белән билгеләнгән. Лайнер бер "тукталышны" Закировларның яңа тормышы башланган кояшлы, диңгезле, җылы Грециядә ясады. Анда энергияле, шат, дус-тату гаилә тормышларының үзара мәхәббәткә, бер-береңә хөрмәткә, аңлашуга, ярдәмләшүгә, бер якка карарга теләүгә һәм һәрвакыт бергә булуга корылуын тасвирладылар. Фестивальдә дә гаиләгә ярдәмгә туганнары, дуслары, танышлары, коллегалары килделәр. Сергей Арцыбашев җитәкчелегендәге "МИКС" бию коллективы исә аларның чыгышларын "Сертаки" традицион грек биюе белән тулыландырды.

- Барысы да искиткеч булды. "Нечкәбил"нең Ноябрь аенда Әниләр көнендә узачак финалына чыгачакларына ышаныч зур, - ди гомуми җитәкчелек йөкләнгән район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева. Өметләр аклануын һәм Буа данын яклаучы гаиләнең финалда чыгыш ясавын телибез. Ә бу хакта октябрь башында билеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев