Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буага бүген Фәрит Мөхәммәтшин килде (фоторепортаж)

Бүген эшлекле визит белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буага килде. Кунак беренче булып Әлши авылы халкының шатлыгын уртаклашты - биредә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. -Республика беренче звенодан - авыллардан башлана. Авыр заманнарда да без, республика җитәкчелеге, авылның мәктәбен, ФАПларны, элемтә бүлеген, мәдәният йортларын саклап кала алдык. Аларның санын...

Бүген эшлекле визит белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буага килде. Кунак беренче булып Әлши авылы халкының шатлыгын уртаклашты - биредә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
-Республика беренче звенодан - авыллардан башлана. Авыр заманнарда да без, республика җитәкчелеге, авылның мәктәбен, ФАПларны, элемтә бүлеген, мәдәният йортларын саклап кала алдык. Аларның санын арттыру өстендә дә актив эшлибез, - диде ул. Авыл мәдәният йортында Фәрит Мөхәммәтшинны "Тахаръял" агрофирмасына кергән авыллардан килгән быел беренче сыйныфка баручы 19 бала көтте. Ул башка кунаклар бергәләп аларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында букчалар бүләк итте.
Дәүләт Советы рәисе шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал комплекска чәчәкләр куйды, соңыннан район мәдәният йортында буалылар белән очрашу үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген эшлекле визит белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буага килде. Кунак беренче...