Буага быел Россиядән атлы спортчылар җыелачак. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бездә масштаблы ат чабышлары уздырырга уйлыйлар
Буа хакта район башлыгы Ранис Камәртдинов үзенең Телеграм каналында хәбәр итә.
Быел Бөек Җиңүнең юбилейлы елында ат чабышлары районда төп чараларның берсе булачак. Әлеге чарага Россиянең төрле төбәкләреннән ат спорты белән шөгыльләнүчеләр чакырылды. Ярышларда 40тан күбрәк ат катнашыр, дип көтелә. Шул уңайдан районда бу эшне оештыруда катнашучылар белән зур сөйләшү узды. Аның кайчан үткәреләсен, моның өчен атлар чаба торган урынны әзерләүне һәм тамашачылар өчен карау урыннарын булдыруны җентекләп сөйләштек. Әлбәттә, төп мәсьәлә җиңүчеләргә призлар әзерләү булды, - дип язаул анда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев