Байрак
  • Рус Тат
  • Буага  “десант”  төште (фоторепортаж)

    Россия студентлар отрядының “Кар десанты” – яшьләр арасында ирекле булышуны, профессиональ ориентлашуны һәм яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итүне, патриотик тәрбия бирүне, халыкны агарту эшчәнлеген һәм сәламәт яшәү кыйммәтләрен формалаштыруны үз эченә алган волонтерлык акциясе Татарстанда быел беренче тапкыр үткәрелә.

     

    Аңа ветеринария техникумының күчмә байракка ия булган “Ветеринар” студентлар отрядыннан һәм булачак ашчыларның “Буа” сервис отрядыннан 12 студент һәм җитәкчеләре Надилә Әхмәтшина да кушылды. Казаннан республика студентлар отряды штабы комиссары Алия Адиева җитәкчелегендә 10 студент килде. Кичә ветеринария техникумында танышып-аралашкан, отрядка берләшкән студентлар бүген Адав-Толымбай авылына юл алдылар. Биредә өлкән ялгыз яшәүчеләргә кар көрәүдә, башка эшләрдә булыштылар, халыкка беренчел ветеринария ярдәме күрсәттеләр. Яшәүчеләр мондый игътибардан канәгать калдылар. Десантчылар шулай ук мәктәптә укучылар белән очраштылар, мастер-класслар, концерт номерлары күрсәттеләр, профориентлашу дәресләре үткәрделәр. Кичкә мәдәният йортында концерт һәм спектакль күрсәтәчәкләр.

    5 мартка кадәр “десантчылар” Иске Суыксу, Күл Черкене, Исәк авыл җирлекләрендә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, сукырлар җәмгыятендә, шәһәр мәктәпләрендә булачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: