Байрак
  • Рус Тат
  • Буага Ганадан, Кубадан һәм Индонезиядән кунаклар килде. Ни өчен? (+ фото)

    Биредә "Яшь укытучының һөнәри компетентлылыгын үстерү" дигән темага халыкара семинар узды. Анда республиканың төрле районнарыннан, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән 100дән күбрәк катнашучы арасында әлеге илләрдән килеп Казанда аспирантурада һәм магистратурада белем алучылар да бар иде. Кунакларны балалар сәламләде. Биш секциядә эш чыгышлар ясау, дәресләр, мастер-класслар күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу...

    Биредә "Яшь укытучының һөнәри компетентлылыгын үстерү" дигән темага халыкара семинар узды. Анда республиканың төрле районнарыннан, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән 100дән күбрәк катнашучы арасында әлеге илләрдән килеп Казанда аспирантурада һәм магистратурада белем алучылар да бар иде. Кунакларны балалар сәламләде. Биш секциядә эш чыгышлар ясау, дәресләр, мастер-класслар күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу белән үрелеп барды. Чит ил кунаклары арасында да чыгыш ясаучылар булды. Алар семинарның тәҗрибә өчен файдалы булуын әйттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: