Буага кайтучы ир-атның ботинкасыннан наркотик алалар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, апрель аенда шәһәргә керү юлында наркотиклар алып кайтучы ике автомобильне туктаталар.
Беренчесендә 1987 елгы йөртүчедән, икенчесендә 1991 елгы пассажирдан синтетик наркотик алына. Соңгысы “кәефләндергечне” яшерер өчен ботинкасы кырыена кесә кисеп ясаган була.
Икесенә карата да җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев