Буага күчмә зоопарк килде (фоторепортаж)
Күчмә зоопарк шәһәрнең шикәр заводы паркында тукталды.
“Буинск-Информ” корреспондентлары алар янында булып, җәнлекләрне, кошлары күреп хәлләре белән танышып кайтты. Эшче әйтүенчә, көрән аюлар – Миша белән Маша кышкы йокыга талуны бөтенләй белмиләр. Арыслан белән юлбарысны да Африка хайваннары димәссең, безнең климатка ияләшеп беткәннәр. Леопард, рысь та, дөя дә, пони атлары да кешеләр килүгә шат күренә. Төлкеләр, токымлы дуңгызлар без килгәндә уянмаганнар иде әле. Тутый кошлар, янут, маймыллар җылытылучы читлекләрдә. Эшчеләр иртүк хайваннарның асларын җыештыралар, рационга карап, ашаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев