Байрак
  • Рус Тат
  • Буага үсемлекчелек продукциясен кертү турында кичекмәстән хәбәр итәргә. Кая?

    Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров әйтүенчә, карантин асты продукциясен яисә объектларын - орлыкны, ашлыкны, үсентеләрне, агач материалларын, ягъни үсемлекчелек чыгышынан булган барлык продукцияне кертү турында белдерү кәгазен ул кертелгәннән соң бер календарь көн эчендә Россельхознадзорга юлларга кирәк. Моны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 10 августындагы...

    Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров әйтүенчә, карантин асты продукциясен яисә объектларын - орлыкны, ашлыкны, үсентеләрне, агач материалларын, ягъни үсемлекчелек чыгышынан булган барлык продукцияне кертү турында белдерү кәгазен ул кертелгәннән соң бер календарь көн эчендә Россельхознадзорга юлларга кирәк. Моны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 10 августындагы 390 номерлы карары таләп итә. Аның буенча моны үз милекләрендә, куллануында, арендада карантин асты объектлары булган яисә җитештерүне, шул исәптән эшкәртүне, карантин асты продукциясен Россия Федерациясеннән кертү-чыгаруны, саклауны, күчереп йөртүне һәм реализацияләүне гамәлгә ашырган гражданнар, юридик затлар эшләргә тиеш. Гариза бирүче яки аның вәкаләтле вәкиле белдерү кәгазен Россельхознадзорның территориаль органына китерергә, заказлы хат белән почта аша яисә электрон почта аша җибәрергә бурычлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: