Байрак
  • Рус Тат
  • Буага сигез районнан ветеран артистлар җыелды (фоторепортаж)

    Буаның мәдәни үсеш үзәгенә алар Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” V республика фестиваленең  зона этабында катнашу өчен килделәр.

     

    Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Буа районнарыннан барлыгы 453 өлкән артист – җырчы-биючеләр, шигырь сөйләүчеләр, музыкантлар үз иҗат осталыкларын күрсәттеләр. Буалылар 16 номер белән чыгыш ясады. Аларда 100гә якын кеше катнашты.

    Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Фестивальнең алда торган республика турын узган ветеран артистларны май һәм октябрь айларында гала-концертлар көтә. Быелгы фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең  73 еллыгына һәм ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: