Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буага Татарстан Президенты килде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров  белән берлектә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм берничә объектта булды.

 

 

Башлап “Авангард” агрофирмасының 800 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексын карады. Аннан агрофирманың арпа кырында комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов урак барышын саннарда җиткерде. Бүгенге көнгә кырларда үстерелгәнне 33 проценты суктырылган. Уҗым бодае уңышын җыю ахырына якынлашып килә. Аның һәр гектардан уртача чыгышы 43,3 центнер тәшкил итә. Язгы культуралар, аерым алганда, борчак һәм арпа суктырыла, бодай да өлгереп килә. Рөстәм Миңнеханов буалыларның игенчелектә елның-елында яхшы эшләүләрен ассызыклады. Ә менә терлекчелек буенча эшне көчәйтергә чакырды.

– Бу өлкәдә булган потенциал тулысынча кулланылмый әле, – диде Рөстәм Нургали улы.  Ул шулай ук терлек азыгын ике, кимендә 1,5 еллык запас белән әзерләргә, халыкны да тәэмин итәргә кушты.

Эшлекле визит кысаларында Президент медицина училищесы тулай торагында капиталь ремонт барышы белән танышты, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында төзекләндерелгән үзәк паркны карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев