Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буага “ТНВ” журналистлары килде (+фото)

Әлеге телеканалның «Җиде көн» тапшыруы журналистлары Буада узган ай ахырында булып киткәннәр иде. Күптән түгел икенче тапшыру - "Әдәби хәзинә" чыгарылышын әзерләүче иҗат төркеме якташыбыз, драматург Шәриф Хөсәеновның тормыш һәм иҗат юлын барлау өчен шәһәрнең М.Вахитов исемендәге гимназиясенә килде. Аларга 9нчы сыйныф укучылары драматургның "Әни килде" драмасыннан өзек күрсәттеләр. Аннан...

Әлеге телеканалның «Җиде көн» тапшыруы журналистлары Буада узган ай ахырында булып киткәннәр иде. Күптән түгел икенче тапшыру - "Әдәби хәзинә" чыгарылышын әзерләүче иҗат төркеме якташыбыз, драматург Шәриф Хөсәеновның тормыш һәм иҗат юлын барлау өчен шәһәрнең М.Вахитов исемендәге гимназиясенә килде. Аларга 9нчы сыйныф укучылары драматургның "Әни килде" драмасыннан өзек күрсәттеләр. Аннан кунаклар мәктәп музеенда, татар теле һәм әдәбияты кабинетында булдылар. Һәркем якташ язучыбыз Ш. Хөсәеновка карата булган җылы хисләре белән уртаклаштылар, аның әлеге гимназиядә белем алуы белән горурлануын белдерделәр.

Бу хактагы тапшыруны 10 октябрь көнне көндезге сәгать 1дә карап булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлеге телеканалның «Җиде көн» тапшыруы журналистлары Буада узган ай ахырында булып киткәннәр иде.