Байрак
  • Рус Тат
  • Буага урманнар кирәк. Яшелләндерү кемгә йөкләнә? (+ фото)

    Бу максатта районга беренче “Урман дәресе” үткәрү өчен Казан дәүләт аграр университеты укытучылары килде.

    Ял үзәгендә шәһәрнең югары сыйныфлар укучылары катнашында узган дәрестә уку йорты ректоры Айрат Вәлиев, профессор Харис Мусин, урманчылык һәм урман культуралары факультеты деканы Людмила Пухачева, укытучылар, Буа урманчылыгы директоры Илнар Гатауллин урманчы һөнәре, урманны торгызу мөһимлеге турында сөйләделәр, укырга чакырдылар. Кичәге һәм бүгенге студентлар да чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров урманнар аз булган регионнарның берсе саналган Буада яшеллекне арттыру буенча эш алып барылуы, моның өчен яшь белгечләр бик кирәк булуын әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: