Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалар, сез чиновниклар һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар эшмалар эшеннән канәгатьме? Фикер белдерегез

Агымдагы елның 31 декабренә кадәр татарстанлылар интернет аша җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать булулары хакында белдерә алалар. Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыныц http://mert.tatarstan.ru/opros22.htm сайтында урнаштырылган. Бер үк вакытта сораштыруга баннер Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында, муниципаль берәмлекләр порталында, Татарстан Республикасының шәһәр округлары һәм...

Агымдагы елның 31 декабренә кадәр татарстанлылар интернет аша җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать булулары хакында белдерә алалар.
Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыныц http://mert.tatarstan.ru/opros22.htm сайтында урнаштырылган.
Бер үк вакытта сораштыруга баннер Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында, муниципаль берәмлекләр порталында, Татарстан Республикасының шәһәр округлары һәм муниципаль районнары рәсми сайтларында чыгарыла. Әлеге тикшерү алып баруның төп максаты - халыкның җирле хакимият һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү. Татарстанлыларның сораштыруда катнашуы җитәкчеләрнең эше сыйфатын объектив бәяләү мөмкинлеге бирә. Сораштыру аноним, Аның нәтиҗәләре җирле үзидарәләр органнары һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүче предприятиеләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә тәкъдимнәрне эшләү өчен бары тик гомумиләштерелгән килеш файдаланылачаклар. Яшәүчеләр җавапларында даими яшәү урыннарында чиновникларның һәм башка белгечләрнең эшчәнлеген бәяләргә тиешләр.
фото: tolstolob.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев