Байрак
  • Рус Тат
  • Буалар симментал үгезләр үстерәләр

    Туган яклары Швейцария булган һәм мөгезле эре терлекләрнең иң борыңгы токымнарыннан саналган  хайваннарны асрау үзенчәлекләрен Буадан яшь фермер Ренат Шәйхаттаров  белә.

    Беренче партия – 324 баш терлекне август ахырында кайтарткан. Ел ахырында кимендә 800 башка җиткерергә планлаштыра.

    Итле нәселле үгезләр үрчетергә ниятләгән фермерны  әлеге токым үзенең ашауга талымсыз, иммунитеты югары, тыныч холыклы булуы, тиз үсүе белән җәлеп итә. Ренат аларны асрау серләрен өйрәнеп, бизнес-план төзегәннән соң эшкә алына. Алты айлык бозауларны Башкортостаннан кайтарталар.  Степановка авылындагы ферманы төзеклендергәндә беренче эш итеп кардаларны терлекләрне үтәли җилдән сакларлык итеп ясыйлар – тактадан 3 метр биеклектәге диварлар урнаштыралар.

    – Ышык булса, алар суыктан курыкмый, - ди яшь фермер. Ә туңа башласалар, теләгән вакытта бина эченә керә алалар. Бәйләмичә асралучы бозаулар ике арада үз иркендә йөри. Ашау өчен дә шулай ук. Печән кардаларга да тарттырылган, ә төп рацион белән тәүлегенә ике тапкыр ашаталар. Бергә кушып ваклатылган  печән, сенаж, арпа, бодай һәм  премикс бина эчендә таратыла.

    – Ашау вакытлары җитүне әллә кайдан сизеп торалар. Иртәнге сәгать 7дә һәм көндезге 3тә урамнан кереп, улаклары алдына солдатлар кебек тезелеп басалар. Аннан кабат кардага чыгалар. Тамаклары ачса, кире керәләр – алларыннан азык өзелми, - ди бозау караучы Елизавета Абрамова. Ашату, карау яхшы булгач, үсүләре дә “китаптагыча”. Ферма мөдире  Наталья Никитина әйтүенчә, контроль үлчәүләр тәүлеклек уртача үсешләре 1,5 килограмм булуын күрсәткән. Симментал үгезләр тиз өлгерәләр. Аларны 18 айда сугымга җибәрәләр. Бу вакытта авырлыклары 600-700 килограмм була. Инде 12 айда 500 килограммга кадәр җитә алалар. Итенә килгәндә, чыгышы 62 процент тәшкил итә. Анда май күп түгел – нибары 12 процент. Ренат әйтүенчә, мондый иткә сорау зур. Фермер үгезләрнең беренче партиясен сугымга киләсе җәйдә озатырга планлаштыра. Яңа партияләрне кабул итү өчен тагын ике бина  әзер –  төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

    Фермада малларны карау белән бергә аларның сәламәтлеге дә ныклы контрольдә. Беренчедән, ферма мөдире үзе ветеринария табибы. Аларның аппетитын, эмоциональ халәтен даими тикшереп тора. Ветеринария процедураларын үткәрүдә  Башкортостаннан аудитор компания да ярдәм  күрсәтә. Шулай ук район ветеринария берләшмәсе ветеринарлары да киләләр.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: