Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы балалар мультфильм ясый (+ фото)

    Төгәлрәге, район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче 30дан күбрәк укучы  “Татармультфильм” берләшмәсе тормышка ашыручы “Татарстан гасыры” проектында катнаша.

     

    ТАССР оешуга 100 тулуга багышланган әлеге чара бу минутларда туган якны өйрәнү музеенда уза. Бу очраклы түгел – быел мультфильм темасы итеп республиканың һәр районының архитектура һәм табигый күренекле урыннары сайланган. Аларны искә төшерү өчен музей хезмәткәрләре балаларга экскурсия үткәрделәр. Аниматорлар Татарстан тарихы турында фильм, анимация буенча мастер-класс күрсәттеләр.

    Әлеге проект узган елның мартында старт алган. Районнар гербларына багышланган чарада 30 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Шул исәптән 1 номерлы сәнгать мәктәбеннән 30 күбрәк бала.

    – “Татарстан гасыры” Россиянең рекордлар китабына кертелде. Гиннесслар рекорлдар китабына кертергә телибез. Бүген балалар ясаган рәсемнәрнең барысын да үзебез белән алып китәчәкбез. Алар, былтыргы кебек, мультфильмга кертеләчәк.  Һәр районнан берәр җиңүче Казанга премьерага чакырылачак. Ул сентябрь аена планлаштырылган. Бүгенге чарада катнаша алмаучылар рәсемнәрен konkurs@вектатарстана.рф почтасына юллый ала, – ди “Татармультфильм” хезмәткәре Регина Насибуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: