Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы боксчылар. Кемнәр белән горурлана алабыз?

13-14 апрель көннәрендә ТР бокс Федерациясенең Буа филиалы боксчылары малайлар һәм кызлар арасында “Хан” спорт клубы һәм Югары Осланның спорт мәктәбе призларына бокс буенча беренче ачык турнирда катнаштылар.

Татарстанның Идел аръягы зонасыннан, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан, Казаннан, Мари Элдан 130 катнашучы җыелган бәйгедә буалы өч боксчы призлы урыннар алдылар.  Үз яшь категорияләрендә беренче урынны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Руслан Лебедянский һәм лицей-интернаттан Иван Бызов алдылар. Иске Суыксу мәктәбеннән Булат Низамов икенче урын яулады. Тренерлары Рөстәм Җамалетдинов яшь спортчыларны карьераларында беренче җиңүләре белән котлый һәм уңышлар тели, шул исәптән 9 май көнне Яшел Үзәндә үтәчәк турнирда да. Ә Югары Осландагы ярышлар традициягә кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев