Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Гөлшат Мохтәрова берничә ел дәвамында җирдән, ташланган урыннардан, кешеләрдән борынгы әйберләр җыеп, музей ачкан

Озак еллар район салым инспекциясендә җитәкче урын биләгән, күп матур шигырьләр авторы булган ханымны ни өчен шулай тарихта “казынырга” тарткан. Җитмәсә ул әле бу эшкә гаиләсен дә җәлеп иткән.

Иң алдан музейның үзе белән танышасы килде. Бу кадәр экспонатлар өйдә генә сыешмагач. Гөлшат ханым узган елның ноябрь аенда үзе карамагындагы бинаның бер бүлмәсен зур экспозициягә әверелдергән. Монда керсәң, әйберләрнең күплегенә “ах” итәсең. Борынгы китаплар, җиз самавырлар, тәңкәләр, унҗиденче гасыр үтүкләре, картиналар, чуеннар, комод, мамонт тешләре, хәтта моллюскларга кадәр бар.

- Унҗиде ел буе җыйдым шуларны. Сораштым, эзләдем, таптым. Җирдән казып та алдым. Аннары шушы борынгы әйберләрне алып кайткач, төннәр буе кырып, сөртеп юам. Ышанасызмы, шуннан ләззәт алам, - ди әлеге байлыкның хуҗабикәсе.

Әле аны кешеләргә күрсәтү ләззәте! Кечкенә Гөлшат мәктәптә укыган елларда ук  борынгы тәңкәләр табып, аны иптәшләренә күрсәтергә яраткан һәм һичшиксез саклап куйган. Шушы башкаларга күрсәтү теләге белән җыю, саклау белән Гөлшат ханым инде бөтен гаиләсен “зарарлаган”.

- Җәйге каникуллар җитү белән “экспедицияләргә” чыгып китә идек. Авылларга барып кемдә, кайда нәрсә бар. Машинага төяп кайтабыз. Аларның кайсы зур габаритлы була бит әле. Көчкә күтәрәбез. Кайткач төн йоклапмый шуларны юабыз, чистартабыз, - дип сөйли кызы Венера Мохтәрова да.  

Шушы экспонатлар арасында иң кадерлесе кайсысы, дип сорагач, Гөлшат ханым, ике дә уйламыйча, әбиемнән калган унҗиденче гасырдагы Корьән китабы, дип җавап бирде. Бу гаилә өчен реликвия кебек - буыннан буынга килә. Ә менә диңгез моллюсклары монда ничек килеп “адашкан”?! Музей хуҗасының моңа да җавабы әзер:

- Үзегез район газетасында Буа кайчандыр су астында булган, дип фаразлана дигән мәкалә язган идегез. Менә шуны исбатлагандай, Кыят авылы ягында диңгез моллюсклары таптым. Берсе өстәрәк иде. Калганнарын казып алдык, - ди ул.  Гөлшат Мохтәрова һәр экспонат труында кызыклы һәм тулы итеп сөйли ала, чөнки аларны алып кайткач һәрберсе турында мәгълүмат туплый, өйрәнә.  Һәр тапкан, кайтарылган экспонат Гөлшат ханым өчен әйтеп бетергесез кадерле әйбергә әйләнә.

-Аларны бүлешергә дә, сатарга да теләмим, - ди ул.

Тагын да төгәлрәк әйтсәк, ул музейны ул балаларына мирас итәргә уйлый. Музейның ишекләре, бүгенге кебек, һәр кеше өчен дә ачык булуын да тели.

Илсөяр Гаязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев