Буалы ир-ат кыру станогын ике көн көткән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, буалы ир-ат “Авито” игьланнар сайты аша 30 мең сумга кыру станогы сатып алмакчы була.
Ул әлеге товарны сатучы оешманың “менеджеры” белән элемтәгә чыга. Үзен Александр дип таныштыручы ир-ат станок өчен алдан 20 мең сум түләп куярга кирәклеген әйтә. Ир-ат бу таләпне үти. Икенче көнне Александр станокны төяп җибәрүләрен, шуңа калган 10 мең сумны да күчерергә кирәклеген әйтә. Ир-ат тагын мошенник әйткәнне эшли. Шуннан мошенник шалтыратып, станок ике көннән килеп җитәргә тиешлеген әйтә. Буалы ир-ат ике көн көтә, тик товар килми. Аннан Александрга шалтырата, тик аның телефоны “недоступен” дип җавап бирә.
Нет комментариев