Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хатын-кызга амулет өчен 211 мең сум акча “түләмәкче булганнар”

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел язын Буада яшәүче хатын- кыз почта заказ биреп, амулет кайтарта. Анда ул үзе турындагы шәхси мәгълүматларны да  - исем, фамилияне, адресны, телефон номерын.

22  ноябрь көнне аның телефонына таныш булмаган ир-ат шалтырата, үзен хокук саклау органы хезмәткәре итеп таныштыра һәм ул алган амулетны мошенниклар сатуын, шушы көннәрдә алдарлар төркемен кулга алуларын әйтә. Шулай ук “кулга алынучылар”дан зыян күргән һәрбер сатып алучыга компенсация тиешлеген, ә буалы хатын-кызга аның күләме 211 мең сум икәнлеген хәбәр итә. Тик бу сумманы кайтарту өчен мошенникларны судка биргәндә киткән чыгымнарны түләргә 18200 сум акча күчерергә кирәк, ди. Аралашу барышында ул кеше ышандырырлык мисаллар да китерә. Буалы хатын-кыз ышана, шуннан соң “хокук сакчысы” әлеге сумманы күчерү өчен башка кешегә, аның әйтүенчә, финанс мәсъәләләре буенча җаваплы затка мөрәҗәгать итәргә куша һәм аның телефон номерын бирә. Буалы хатын-кыз ул биргән номер буенча шалтырата һәм анысы әйткән банк карточкасы исәбенә 18200 сум акча күчерә. Тик вәгъдә ителгән компенсация кайтмый. Шуннан ул алданганын аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев