Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы кызыл бантлы эт өчен 15 мең сум акча түләгән

    Буалы П, “Авито” игъланнар сайтыннан Чабаксар шәһәрендә “Мопс” токымлы эт сатылуын күрә.

     

    Күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Тик элемтәне өзәләр һәм ватсап аша аралашырга кушалар. П. языша башлый. Эт сатучы П.га мопсларның төрле фотографияләрен җибәрә. П. кызыл бант бәйләгән этне сайлый. Шуннан мошенник эт өчен 15 мең сум акчаны алдан күчерергә кирәклеген әйтә. П. шулай эшли дә. Этне курьер аша җибәрәм, дип вәгьдә бирә. Тик бернинди эт тә килми, ватсап сөйләшү дә өзелә.

    Мәгълүмат район эчке эшләр бүлегеннән алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: