Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы офицер ялга кайтты

Игорь Тимин махсус хәрби операциядә миномет батареясе взводы командиры булып хезмәт итә.

Чираттагы өч айлык командировкадан соң (махсус хәрби операция зонасына баруны шулай атый) ул Буа шәһәрендә гомер итүче әтиәнисе, хатыны һәм баласы янына вакытлыча ялга кайтты. Игорь Тимин - шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе чыгарылышы. Яшьли хәрби һөнәр турында хыялланып, хәрби техника белән кызыксынып үскән егет Санкт-Петербург шәһәренең Михайловск хәрби артиллерия академиясенә укырга керә. 2020 елда укуын тәмамлап, хәрби хезмәткә Мәскәү өлкәсенә Россия милли гвардиясе гаскәрләренә җибәрелә. Утлы взвод командиры булып билгеләнә. Өлкән лейтенант Россия Кораллы Көчләрендә сроклы хезмәт үтүче хәрбиләргә сугышчан корал белән эш итү дисциплинасын өйрәтә. Шушы урында Игорь армиядә егетләрдә патриотлык хисләре югары булуны, корал белән бик теләп эш итүләрен билгеләп үтә. 2022 елның сентябрендә Игорь Тимин хезмәт иткән взводның махсус хәрби операциягә командировкага китәчәге билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев