Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы әти-әниләр БДИ тапшырды (+фото)

    Максаты өлкәннәрне бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мохите, үзенчәлекләре белән таныштыру булган Бөтенроссия акциясе 1 номерлы мәктәптә узды һәм анда 15 кеше катнашты.

    Быелгы чыгарылышларның әти-әниләре  белән бергә рус теленнән имтиханны муниципаль район башлыгының беренче урынбасраы Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев та тапшырдылар. Барысы да металл эзләгеч аша үттеләр, аудиториягә бары паспорт һәм ручка гына алып керделәр, алдан билгеләнгән урыннарга утырдылар, аудиториядә оештыручыларның инструктажын тыңладылар. Бланкларны тутырганнан соң биремнәрне үтәргә ярты сәгать вакыт бирелде. Эшләрне имтихан бетүгә рус теле укытучылары-экспертлар тикшерделәр.

    Район мәгариф идарәсенең өлкән методисты, БДИнең муниципаль координаторы Илсур Хәсәнов имтиханнар башланганчы кыска ата-аналар җыелышы үткәрде, сорауларга җавап бирде. Ахырдан пресс-конференция һәм фикер алышулар булды. Имтихан тапшыручы әти-әниләр мондый акциянең кирәклеген, биремнәргә килгәндә, алар арасында төрлесе булуын, барысын да тырышып эшләүләрен әйттеләр. 

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: