Буалы хатын-кыз 36 яшьтә сигез бала әнисе
Буадан Саҗидә һәм Абдулкадыйр Юлдашевлар гаиләсендә хәзер аз да түгел, күп тә түгел – ун җан!

Балалары белән Саҗидәне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә сигезенче бәбие өчен акчалата ярдәмгә сертификат тапшырганда күреп шаккаткан идем. Сөбханалла, нинди яшь, чибәр әни - кечкенә җыйнак гәүдәле, балалары арасында “югала” да кала. Очрашкач, олы улларыбызга инде егерме яшь тула, дип тагын бер шаккатырды әни.
Буаның Казан урамындагы “лабиринтта” ике катлы зур йортны тәки эзләп таптым. Өйгә керү юлында катлы-катлы тезеп куйган балалар аяк киемнәрен күреп, шунда ук аңладым: дөрес килгәнмен. Гаилә башлыгы Абдулкадыйр эштә. Кулы “алтын” аның, теләсә нинди ремонт эшен белә. Заказлары күп. Ә балалар белән Саҗидә. Быел гыйнвар ахырында гына “алып кайткан” Ясминәнең азрак көен көйләп, күп балалы әни белән диванга утырып иркенләп сөйләшеп алдык. Таҗикстанда туган кыз булып чыкты Саҗидә. Аннары әти-әнисе Буага күчә. Ничек туры килгән бит: Абдулкадыйр да Таҗикстаннан. Егет белән кыз беренче тапкыр Саҗидәнең икетуган апасы туенда бер-берсен күрәләр. Кызның җиләк кебек чагы - 15 яшь үзенә, Абдулкадыйрга - 23. Яшьлек, мәхәббәт җепләре үрелә, озакка сузмыйча гаилә коралар. Беренче булып туган балалары – игезәкләр Хәсән белән Хөсәен бүген инде Казанда, эшләп йөриләр, читтән торып укыйлар булып чыкты.

- Улларыбыз тугач, ничек шатланганымны белсәгез. Мин ничектер гел игезәк балаларым булуын тели идем. Ул чакта әниләрдә тора идек. Булышучыларым күп булды. Аннары үз өебезгә чыккач, Мәлик һәм Мәликәне “алып кайттык”. Икенчегә игезәкләрем туганда миңа 23 тулган иде. Инде бераз хәлләнеп, җитдиләнеп җиткән идем, - ди Саҗидә. Юлдашевлар өйләнешкәндә безнең балалар күп булачак, дип, алай сүзләр куешмыйлар. Әмма “ана капиталы” акчасын да кушып, йортларын зур итеп, ике катлы ясыйлар. Хәзер менә кухняны тагын да иркенрәк итәсе калган, дип көлешәләр.
Ир белән хатын өченчегә игезәкләр туса да без риза идек, диләр. Аллаһы Тәгалә бишенчегә Асияне насыйп итә.
- Асиянең пары булмагач, жәлләп тә куя идек үзен. Биш яшенә кадәр яныбызда йоклаттык, - дип көлә Саҗидә. Аңа иптәшкә Җәннәт тугач кына, аңа яңа диван сатып алып үз бүлмәсенә чыгаралар. Ә Җәннәт хәзер аңа бер яшь тулгач дөньяга килгән Җәсима белән бик дус. Асиянең исә Мәликә апасы белән серләре килешә. Ә кечкенә Ясминә барысына да төпчек. Бераз елый башласа, әлләникадәр абый-апалар чабышып киләләр.
- Безнең гаиләдә балалар бер-берсен карашып үсәләр. Олыраклар кечерәкләргә иртәнге ашны пешереп бирергә дә авырсынмыйлар. Без аларга дини тәрбия бирәбез, кечене кече, олыны олы итәргә өйрәтәбез, начар гадәтләр белән мавыкмаслар, дип уйлыйм, - ди әни кеше. Ир белән хатынның бурычлары бүленгән: гаилә башлыгы хатынын, балаларын кайгыртып яши, мал таба, эшли, ә хатын балаларны тәрбияләү, өйдә тәртип тоту өчен җаваплы.
- Абдулкадыйр да балалар өчен өзелеп тора, бигрәк тә кызларга “йомшак” ул. Ераккарак китсә, көнгә әллә ничә тапкыр балаларны сораша, видео аша нишләгәннәрен күрсәтеп торабыз, - ди Саҗидә.
“Бәхетлеме Сез, Саҗидә?”, дигән соравыма каршы сигез бала әнисе ихлас елмайды. Күзләреннән күрдем: бәхетле! Ире гаилә өчен өзелеп тора, берсеннән-берсе тәртипле балалары, әти-әни янәшәдә, ә ике катлы иркен өе балачактан үзе уйнап үскән урында салынган. Бу өйдә балалар шат авазы яңгыраудан туктап тормас, Аллаһы бирсә, әле балалар, ә аннары оныклар “китәр”, дигән матур уйларда саубуллаштым Юлдашевлар белән.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев