Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыар, “Үлемсез полк”ка кушыла

“Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка җеренче кушылучылар да бар.

Хәсән Хәсән улы Шиһапов, Иске Суыксу Выселкасы авылында туган. 1945-1947 елларда Көнбатыш Украинада бандеревчыларга каршы сугышкан. Бандера бандасын тар-мар итүдә катнашкан. 1941 елның ноябреннән  1945 елга кадәр немец әсирлегендә булган. Әсирлеккә контузия алганнан соң эләккән.

Минирасыйх Закир улы Закиров, 1926 нчы елда Янтуган авылында туган. .1943 нче елда сугышка китә.Беллоруссия фронтында сугыша.Берлин,Варшава шәһәрләрен азат итүдә катнаша.1945 нче елда Эльба елгасы буенда Америка сугышчылары белән очрашалар.Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Мирза Кәлимулла улы Кәлимуллин, 1917 елгы. 1939 елда  Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941-1945 елларда Яңа-Украина Кызыл Байраклы дивизиясенең 53 полкының Богдан Хмельницкий орденлы 36нчы артиллериянең 3 дивизионында тимерче булып хезмәт итә, атлар составын дагалый. 1948 елда үлә. Сугышчан бүләге аның гаиләсенә сугыш тәмамланганнан соң 70 елдан соң килеп ирешә.

Минҗиһан Шакирҗан кызы Кәлимуллина, 1920 елның 9 маенда туган. 1942 елда Сталинградка җибәрелә, меңнәрчә яшьтәшләре, хатын-кызлар белән окоплар, танкка каршы чокырлар казый, баржалар  төзи. Кызуда, тузанда, палаткаларда яшәп, тәүлегенә 12-14 сәгать эшлиләр.2013 елда вафат була.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев