Байрак
  • Рус Тат
  • Буалыар, “Үлемсез полк”ка кушыла (+фото)

     “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка җеренче кушылучылар да бар. 

    Искәндәр Кәлимулла улы Алиуллов, 1924 елгы,  Яңа Тинчәле авылында туган. 18 яшендә 1942 елда фронтка китә. Анда яралана, уң кулын югалта. 1943 елда инвалид булып кайта. Тыныч тормышта трактор бригадасы бригадиры булып эшли, Сабантуйларда көрәшләрдә җиңә, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, “Искра” хуҗалыгында агроном булып хезмәт куя. Мактау билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы  орденнары, медальләр иясе.  1974 елда үлә. . 

     


    Корбан Кәлимулла улы Алиуллов, 1912 елгы, Яңа Тинчәле авылында туган. Сугышка кадәр Мәскәү метрополитенын төзүдә катнаша. 1941 елда үзе теләп фронтка китә. Август аенда аның хәрби часте чолганышта кала һәм Суворов исемендәге партизаннар отряды белән берләшә. Алга таба ул Суворов исемендәге 2нче Минск кызыл партизаннар бригадасына әверелә. Корбан Алиуллов. штаб начальнигы урынбасары сыйфатында    аның составында 1944 елның августына кадәр сугыша. Кызыл Йолдыз ордены, Мактаулы разведчик ордены, Бөек Ваатан сугышы партизанына ордены белән бүләкләнә.  Сугыштан соң 1946 елдан 1960 елгача “Искра” колхозы рәисе була. Атказанган колхозчы исеме бирелә. 1980 елда үлә.

    Алексей Павлович Куриков, 1908 елда Ырыңгы авылында туган 1941 елның 16 ноябрендә фронтка китә, 1945 елның 26 февралендә кайта. “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Совет Заполярьесын саклаган өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре, 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1983 елда вафат булды.

    Борис Иванович Чебаков, 1922 елгы, Ульянсвск өлкәсенең Богдашкино районы Кундюковка авылында туган. 1941 елда фронтка китә.  Кавказ арты, Төньяк Кавказ, Балтыйк буе, IIIБелоруссия, IVУкраниа, фронтлары, 2 Гвардия армиясе, Аерым Приморье армиясе составында сугыша.  Көнчыгыш Пруссиягә җитә. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. 1946 елның маенда демобилизацияләнә. Күпсанлы орденнар һәм медальләр иясе. 


    Садри Абдулла улы Каюмов, 1921 елгы, Каенлык авылыннан 1941 елның маенда   хәрби хезмәткә алына. Сугыш башлангач, разведчик, артиллерия наводчигы, 2 нче Украина фронты Баш командованиесенең прорыв дивизияесенең 2 дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Суворов орденлы  Кызыл Байраклы Запорожье пушка-артиллерия полкында элемтә бүлекчәсе командиры була.  1942елда Ленинградны саклауда катнаша. Өч тапкыр яралана. “Сталинград оборонасы өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Батырлык өчен”, :”Праганы азат иткән өчен”, “Будапештны алган өчен”, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” “Японияне җиңгән өчен” медальләре, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, 3 дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орленнары белән бүләкләнгән. Югары Башкомандуюәиның Рәхмәтенә лаек булган. 2001 елда үлә, Буада җирләнә.

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: