Байрак
  • Рус Тат
  • Буалыар, “Үлемсез полк”ка кушыла (фотолар)

    “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

     Габделхак Гатиятулла Гатиятуллин. 1906 елгы, разведчиклар бүлекчәсе командиры, сержант. Өч тапкыр  Кызыл Йолдыз ордены, “Кенигсбергны алган өчен” медале белән бүләкләнгән. Японнар белән сугышта да катнашкан. 1956 елда вафат була.

    Мөхәммәт Кәрим улы Гобәйдуллин, 1921 елгы, 1995 елда вафат була.

    Әнәс Кәрим улы Кәримов, 1918 елгы, 1996 елда үлә.

    Әнвәр Кәрим улы Кәримов, 1914 елгы, кызылармияче. 1942 елда хәбәрсез югала.

    Абдулла Хәким улы Төхфәтуллин, 1923 елгы, 1943 елның 10 февралендә Копылев-Ленинград районында җирләнгән.

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: