Буалы балалар, сезне “Дядя Степа” чакыра
Буа эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе 6 яшь тән алып 14 яшькәчә балалар арасында " Полицейский - Дядя Степа" иҗат конкурсы башлануын хәбәр итә. Быел ул Россия мультфильмнары һәм кинолары геройлары - эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дигән темага багышлана. Эшләнмәләр төрле материаллардан - тукымадан, балчыктан, агачтан булырга...
Буа эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе 6 яшь тән алып 14 яшькәчә балалар арасында " Полицейский - Дядя Степа" иҗат конкурсы башлануын хәбәр итә. Быел ул Россия мультфильмнары һәм кинолары геройлары - эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дигән темага багышлана. Эшләнмәләр төрле материаллардан - тукымадан, балчыктан, агачтан булырга мөмкин, шулай ук кулдан ясалган рәсемнәр дә кабул ителә. Барлык эшләнмәләрне 5 майга кадәр Буа шәһәре Вахитов урамы 53 йорт адресы буенча урнашкан балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесененең 3нче кабинетына китерергә мөмкин. Җиңүчеләр 1 июньдә Балаларны Халыкара яклау көненҗ багышланган бәйрәмдә бүләкләнәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев