Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерәләр (+фото)

28 июньнән 7 июльгә кадәр Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең 111 номерлы янгын часте шәхси составы белән берлектә "МЧС - куркынычсыз балачак өчен" девизы астында профилактик эш үткәрәләр. Төп максат - балаларның янгында һәлак булуын, имгәнүен һәм балалар шуклыгы аркасында чыгучы янгыннарны кисәтү. Бүлек...

28 июньнән 7 июльгә кадәр Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең 111 номерлы янгын часте шәхси составы белән берлектә "МЧС - куркынычсыз балачак өчен" девизы астында профилактик эш үткәрәләр. Төп максат - балаларның янгында һәлак булуын, имгәнүен һәм балалар шуклыгы аркасында чыгучы янгыннарны кисәтү. Бүлек инспекторы Айдар Хәйруллин әйтүенчә, моңа юнәлтелгән чаралар барышында мәктәп яны, балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар янында булып, аларга өйдә, урамда, урманда, су буенда, транспортта, шырпы кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаталар, шулай ук экстрен хезмәтчелекләренең телефон номерларын исләренә төшерәләр. Куркынычсызлык тематикасы буенча спорт бәйрәмнәре, янгын сүндерү техникасын, коткару чараларын күрсәтү, янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләү планын эшләп карау да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев