Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы балыкчылар ярышты. Иң күп балыкны кем эләктерде? (ФОТО-ВИДЕОрепортаж)

Моны боз астыннан балык тотарга яратучылар арасында Югары Лашчы авылы буасында үткәрелгән икенче кышкы чемпионатта ачыкладылар. Һава торышы бер дә балык каба торган булмаса да, күбесенә бәхет елмайды. Дүрт сәгать эчендә иң күп - 1 килограмм 110 грамм балыкны бәйгене оештыручыларның берсе Айрат Азизов тотты. Икенче урынны Дмитрий Сутин, өченчене...

Моны боз астыннан балык тотарга яратучылар арасында Югары Лашчы авылы буасында үткәрелгән икенче кышкы чемпионатта ачыкладылар. Һава торышы бер дә балык каба торган булмаса да, күбесенә бәхет елмайды. Дүрт сәгать эчендә иң күп - 1 килограмм 110 грамм балыкны бәйгене оештыручыларның берсе Айрат Азизов тотты. Икенче урынны Дмитрий Сутин, өченчене Станислав Кучеров алды. "Иң өлкән балыкычы" призы Рафаэль Мөхәммәдуллинга, "Иң яшь балыкчы"га аталганы 2 номерлы лицейның беренче сыйныф укучысы Әмир Низамовка бирелде. Әмир көн җилле, суык булуга карамастан бер тапкыр да автомобильгә җылынырга утырмады. Үҗәтлегенә күрә балыгы да чиртте үзенә. Ә менә былтыр призер булган әтисе Айдар аннан буш кул белән китте. Студент Дмитрий Адрышев бәкене тизлеккә тишү бәйгесендә җиңде. Кыйммәтле бүләкләрне алырга спонсорлар - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе (Владимир Храмов), "Агент" типографиясе (Рөстәм Бакиров), "Дача" кафесы (Ленар Мәхмүтов), "Алина" кибете (Наилә Сибгатуллина), "Все для рыбалки" кибете (Айрат Әхмәтҗанов) ярдәм итте.

- Быел җәйге чемпионат үткәрергә дә планлаштырабыз. Казаннан танылган балыкчылар килергә һәм мастер-класс күрсәтергә вәгъдә иттеләр, - ди оештыручы һәм төп судья Юрий Пыркин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев