Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы чәчүчеләр экваторны узды

    Көн саен диярлек яуган яңгырлар чәчү барышына аяк чалса да, ул дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) 11 майга чәчү эшләре барлык мәйданның 58 процентында башкарылды. Аерым культуралардан 9427 гектарда язгы бодай, 10787 гектарда арпа, 2879 гектарда борчак, 6240 гектарда...

    Көн саен диярлек яуган яңгырлар чәчү барышына аяк чалса да, ул дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) 11 майга чәчү эшләре барлык мәйданның 58 процентында башкарылды. Аерым культуралардан 9427 гектарда язгы бодай, 10787 гектарда арпа, 2879 гектарда борчак, 6240 гектарда шикәр чөгендере, 2944 гектарда берьеллык үләннәр, 917 гектарда бөртеккә кукуруз, 360 гектарда көнбагыш орлыгы җир куенына салынды. "Ямбулат"та чәчү төгәлләнде, "АгроНур"да ул барлык мәйданның 93, "Авангард"та - 77, "Дружба" агрофирмасының 2, 3, 4 номерлы филиалларында 63-69 процентында башкарылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: