Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы чын ирләр нинди батырлыклар кылганнар?

23 февраль - Ватан сакчысы көне Бу - ир-егетләрчә! Ватан сакчысы көне уңаеннан, гадәттә, геройларны барлыйлар, батырлык турында сөйлиләр. Без исә бу юлы исемнәре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, әмма кылганнарын геройлыкка тиңләрлек райондашларыбыз турында сөйләргә булдык. Кеше гомере кыл өстендә калганда 2007 елның ноябрендә Буа вокзалында слесарь-сантехник булып эшләүче Ирек...

23 февраль - Ватан сакчысы көне
Бу - ир-егетләрчә!
Ватан сакчысы көне уңаеннан, гадәттә, геройларны барлыйлар, батырлык турында сөйлиләр. Без исә бу юлы исемнәре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, әмма кылганнарын геройлыкка тиңләрлек райондашларыбыз турында сөйләргә булдык.
Кеше гомере кыл өстендә калганда
2007 елның ноябрендә Буа вокзалында слесарь-сантехник булып эшләүче Ирек Зәгуль улы Садыйков өлкән яшьтәге буалы Петр Семеновны поезд астына эләгүдән саклап калды. Хәл болай була: карт станциядә басып торучы состав астыннан гына каршы якка чыга башлаганда поезд кузгалып китә. Ике вагон тоташкан урында калган бабай ихтыярсыздан чабарга керешә. Ә арттагы вагонның тимер көпчәкләре аягына тиеп-тиеп алалар. Фаҗиганең котылгысызлыгын күреп алган вокзал эшчесе Ирек Садыйков чабып барып вагоннарны тоташтыручы платформага сикереп менә һәм һәм үләргә җиткән картны бар көченә янына күтәреп бастыра. Диспетчер элемтә аша хәбәр биреп, поездны экстрен туктатканчы бабайны куылннан ычкындырмый. Ул шулай үз гомерен дә куркыныч астына куеп, бабайның тормышын саклап кала.
"Ике йөрәкле" күршеләр
2010 елның июлендә Норлат авылында яшәүче бертуган Назыйм һәм Мөнир Латыйповлар Югары Ослан кызы Динара Хәкимуллинаның, ә баыйсы энесенең дә гомерен саклап калалар.
Күршедә әбисе яшәгән йорт кыегын буярга менгән кунак кызның бәлагә таруын иң элек Мөнир абайлап ала. Өйгә сузылган электр үткәргечләрдәге ток кызны чәченнән эләктереп алган. Егет ике дә уйламыйча кул астына эләккән тактаны эләктереп ала һәм Динараны электр тогыннан аралый, үзе эләгә. Электр тогы коткаручыны да сөйрәп ала. Бу хәлне күреп абыйсы Назыйм рәшәткәләр аша сикереп, энесенә ярдәмгә йөгерә. Ашыгып такта белән Мөнирне бәреп төшерә. Шул рәвешле "ике йөрәкле" егетләр күрше кунак кызын да, абыйсы энесен дә коткарып калалар.
Уяулык егетлек иптәше
2011 елның июнь аенда шәһәрнең Тимер юл урамында яшәүче Рәмис Исмәгыйлев каршы яктагы өйдән төтен чыкканны күреп ала. Ул әтисенә янгын частена хәбәр итәргә кушып, үзе калган күршеләрнең капкаларын шакып янгын сүндерешергә чакыра. Анны янучы йорт эченә үтеп кереп, аннан йоклап ятучы ир-атны алып чыга. Күршеләр һәм Рәмис янгын сүндерүчеләр килгәнче ут белән көрәшәләр. Ялкын йортның верандасына гына зыян салырга өлгерә.

Батырлык ордены иясе
Иске Тинчәледән Данис Әнвәр улы Идрисов 2012 елның апрелендә Батырлык ордены белән бүләкләнә. Моңа ул контракт буенча Чечня Республикасында хезмәт иткәндә, төгәлрәк әйткәндә, шушы елның февраль аенда Ножай-Юртовский районында 7 кешелек аеруча куркыныч банданың эзенә төшеп, аны өч көн эчендә юк иткәннәре өчен лаек була. Орден исә үз героен егет исән-имин әйләнеп кайткач - көз аенда эзләп таба.

Шартлауга юл куймыйлар
2002 елның 15 май таңында шәһәрнең Арефьев урамында урнашкан күпквартиралы бер йортның подвалында янгын чыга. Анда квартиралар хуҗаларының газ балоннары да, бензин-соляркалары да, башка ут тиз элүче әйберләре сакланганга, шартлау куркынычы да туа. Куе төтен ике подъездны да чолгап алганга, квартиралардагы кешеләрне янгын сүндерүчеләр тәрәзә аша эвакуациялиләр. 10-15 сантиметрдан бернәрсә күренмәүче төтенле, кызу подвал эченә противогазлар киеп, фонарь, лом, башка инструментлар белән коралланып, бер-берсен тимер трос белән эләктереп, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ул чакта начальник урынбасары булып эшләгән Расыйх Шәрәфетдинов, янгын сүндерүчеләр Илдар Гыйсмәтуллин, Александр Дмитриев, бүгенге көндә мәрхүм Рамил Рахманов керәләр. Бер-бер артлы ялкын телләрен "йөгәнлиләр". Подвал тәрәзәсеннән башкалар күбек сиптерәләр. Подвал схемасын шул йортта яшәүче Мөстәкыйм Шакиров сызып бирә. Йортны саклап калалар. Ул чакта беренче катта яшәүчеләрнең келәмнәре кызудан эри.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев