Буалы Әдип Каюмов кабак үстереп бабайларны дәваларга җыена
Шикәр заводы мәдрәсәсәсе территориясендә кабак плантациясен буалы Әдип Каюмов үстерә. Әлеге яшелчәне ул рекорд сугар өчен түгел, ә анда йөрүче бабайларны бәвел юлы бизе авыруыннан дәваламакчы. Мәскәү профессорыннан әлеге чирле кешеләргә кабак төше файда бирә дигән киңәшне ишеткәч, орлыкны Казахстаннан махсус кайтарткан. Әлеге сортның төшләре кабыксыз, чистартмыйча да ашарга була....
Шикәр заводы мәдрәсәсәсе территориясендә кабак плантациясен буалы Әдип Каюмов үстерә. Әлеге яшелчәне ул рекорд сугар өчен түгел, ә анда йөрүче бабайларны бәвел юлы бизе авыруыннан дәваламакчы. Мәскәү профессорыннан әлеге чирле кешеләргә кабак төше файда бирә дигән киңәшне ишеткәч, орлыкны Казахстаннан махсус кайтарткан. Әлеге сортның төшләре кабыксыз, чистартмыйча да ашарга була. Әдип абый, узган елдагы кебек, кабак уңышын мәчеткә йөрүче ир-атларга бүлеп бирергә уйлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев