Буалы егет кунагын чәнчегән
Күптән түгел шәһәрдә яшәүче 19 яшьлек К.ның өенә 29 яшьлек танышы кунакка килә. Алар бергә кәеф-сафа корып утыралар. Сөйләшү барышында гапләшеп китәләр, шактый "кызган" хуҗа пычак алып өч тапкыр кунакның башына кадый. Бәхеткә, яра тирән булмый. Соңрак суд-медицина экспертизасы җәрәхәтне җиңел дәрәҗәдә дигән нәтиҗә чыгара. Зыян күрүче үзен яхшы хис...
Күптән түгел шәһәрдә яшәүче 19 яшьлек К.ның өенә 29 яшьлек танышы кунакка килә. Алар бергә кәеф-сафа корып утыралар. Сөйләшү барышында гапләшеп китәләр, шактый "кызган" хуҗа пычак алып өч тапкыр кунакның башына кадый. Бәхеткә, яра тирән булмый. Соңрак суд-медицина экспертизасы җәрәхәтне җиңел дәрәҗәдә дигән нәтиҗә чыгара. Зыян күрүче үзен яхшы хис итә. Ә пычак белән уйнатырга яратучы К.ның эшен полиция тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев