Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хатын-кыз ничек мошенникларга үгезләр “саткан”

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, авылда яшәүче 1967 елгы хатын-кызның улы "Авито" сайтына үгезләр сатылуы хакында игълан куя. Озак та үтми, егеткә таныш булмаган ир шалтырата, ул үгезләрне сатып алырга теләвен, ләкин акчаны банк карточкасына күчерүе хакында әйтә. Егет бу сүзгә җавап итеп карточканың үзендә юклыгын, әнисенеке барлыгы...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, авылда яшәүче 1967 елгы хатын-кызның улы "Авито" сайтына үгезләр сатылуы хакында игълан куя. Озак та үтми, егеткә таныш булмаган ир шалтырата, ул үгезләрне сатып алырга теләвен, ләкин акчаны банк карточкасына күчерүе хакында әйтә. Егет бу сүзгә җавап итеп карточканың үзендә юклыгын, әнисенеке барлыгы хакында хәбәр итеп, аның кесә телефоны номерын бирү. Мошенниклар әнисенә шалтыратып банк картасы турында барлык мәгълүматны сорыйлар, шул исәптән картаның икенче ягындагы 3 санннан торган кодны да. Соңгысын сораганда әни кеше шикләнә башлый, улына шалтырата. Улы аңа кодны әйтмәскә куша. Тик ана тыңламый, мошенниклар кушканча эшли. Берничә минуттан... хатынның кесә телефонына картадан 14950 сум акча "салдырулары" хакында хәбәр килә.

Икенче факт шулай ук авылда була. 1970 елгы хатын-кызның кесә телефонына аның "Сбербанк" картасының ябылуы (блокировка) турында СМС-хәбәр килә. Шуннан соң ук аңа таныш булмаган ир шалтырата, банк куркынычсызлыгы хезмәтчелеге вәкиле булуын һәм картаның яңадан гамәлгә кертергә ярдәм итүен хәбәр итә. Моның өчен ул картаның мәгълүматларын сорый. Шуннан мошенниклар билгеле схема - "Мобиль банк" кушымтасы ярдәмендә аның 30500 сум акчасын үзләренә күчерәләр. Әлеге ике факт буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев