Буалы хатын-кызның мошенникларга алдануы буенча яңа фактлар билгеле
Без 46 яшьлек буалы хатын-кызның мошенникларга 100 мең сумнан күбрәк акча күчерүе хакында язган идек. Баксаң, әлеге хатын-кыз белән беренче мондый хәл 2013 елда булган икән. Ул вакытта хатын спутник телеканалы аша трансляцияләнүче каналларның берсендә психотерапевт ярдәме күрсәтү хакында игълан укый. Анда бирелгән телефон номерына шалтыратып, телефон аша психотерапевт "сеансына"...
Без 46 яшьлек буалы хатын-кызның мошенникларга 100 мең сумнан күбрәк акча күчерүе хакында язган идек. Баксаң, әлеге хатын-кыз белән беренче мондый хәл 2013 елда булган икән. Ул вакытта хатын спутник телеканалы аша трансляцияләнүче каналларның берсендә психотерапевт ярдәме күрсәтү хакында игълан укый. Анда бирелгән телефон номерына шалтыратып, телефон аша психотерапевт "сеансына" языла. Ул 2013-2014 елларда түләүле нигездә телефон аша "психологик ярдәм" ала. 2014 елның ахырына кадәр, ул бу хезмәт күрсәтүдән баш тарта. Шуннан берникадәр вакыт элемтә өзелеп тора. Быелның 18нче гыйнварына кадәр... Бу көнне элеккеге "дуслар" хатынга тагын шалтыраталар, бу юлы икенче төрле "ярдәм" күрсәтү өчен. Элемтәгә чыгучы таныш түгел ир-ат үзен прокуратура хезмәте итеп таныштыра һәм хатынны моңа кадәр "дәвалаган" кешеләрнең мошенник булуларын, аларны тоткарлауларын һәм алданучы буларак хатынга 500 мең сум күләмендә компенсация чыгуын әйтә. Тик моның өчен ул зыян күрүче хатынга Мәскәүгә килергә куша. Анысы "мөмкинчелегем юк", дип баш тарта. Тик үҗәт "прокуратура хезмәткәре" аны тынычлыкта калдырмый - "Килә алмасагыз, 500 мең сум компенсациянең иминияләштерүгә каралган суммасын без әйткән исәп-хисапка күчерегез" дип тагын дүрт тапкыр шалтырата. Аның сүзләренә ышанып хатын мошенникларга 105 мең сумннан күбрәк акча күчерә. Аннан..."прокуратура хезмәткәрләре" юкка чыга.
Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге кисәтә: таныш түгел кешеләрнең ярдәменә ышанмагыз, якыннарыгыздан башка сезгә беркем дә ярдәм күрсәтмәячәк. Әгәр дә мондый шалтыратулар булса, кичекмәстән 02, 3-12-88 телефон номерлары шалтыратуыгыз сорала.
Фото: cheboksary.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!17000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14900
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30100
-
17 февраль 2021 - 12:36Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.21600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.17600
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!32300
-
11 февраль 2021 - 14:23Ата-аналар ни әйтер? Алар дүшәмбедән бирле укучылар табыныннан ризыкны ашап карый Шәһәрнең 2 номерлы лицеенда узган дүшәмбедән алып ата-аналар балалар азыгын үзләре дә ашап карыйлар.37500
-
11 февраль 2021 - 14:21Европа дәрәҗәсендәге оркестр белән бер сәхнәдә. Бүген Буада Казан камера оркестрының баш дирижеры балаларны тыңлый Казан камера оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов берничә ел инде академия музыкасы өлкәсендә талантлы балаларны ачыклаучы конкурс оештыралар.37100
-
11 февраль 2021 - 12:33КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #10 / "З" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.39600
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.47700
-
4 февраль 2021 - 13:49Буада мәктәпләрнең ата-аналар район комитеты итнең сыйфатына карата дәгъва белдерде Бүген Буа мәктәпләре ашханәләрендә балалар туклануына багышланган сөйләшү вакытында анда китерелүче ит сыйфаты турында сүз булды.15200
-
3 февраль 2021 - 15:38Буа мәктәпләрендә укучыларга пешерелгән азыкны әти-әниләр дә ашап караячак (фото) Районда соңгы вакытта социаль челтәрләрдә ата-аналар, аеруча шәһәр мәктәпләрендә әзерләнгән ризыкларның сыйфатыннан зарланып яздылар.39900
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
15 ноябрь 2019 - 17:21Буа сулышы. Миләүшә Җәләлетдинова.
-
24 ноябрь 2020 - 15:09ЦРБның ковид госпиталеның өстәмә бүлегендә әлеге чирдән стационар дәваланучыларга әйбер тапшыру өчен аерым тәрәзә бар (+фото)Дәваланучыларга кирәк-яраклар тапшыру өчен аерым урын дәваханәнең беренче катында, стационарга урамнан төп керү ишегеннән уң якта беренче тәрәзәдә урнашкан.45500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика