Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хуҗабикәләрнең бройлер чебешләре нигә үлә?

Быел халык сатып алган бройлер чебешләренең төчкерүеннән, хырылдавыннан, борыннарыннан сыекча агудан һәм шуның аркасында кырылуыннан зарлана. Әллә ничә танышым шуны сөйләде. Бигрәк тә бер айдан зуррак чебешләр авырыйлар, дип ачыналар. Бу нинди чир, дәвалап буламы? Күпләрнең гозерен истә тотып, ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. Район ветеринария бер-ләшмәсе ветеринария табибы Әмир...

Быел халык сатып алган бройлер чебешләренең төчкерүеннән, хырылдавыннан, борыннарыннан сыекча агудан һәм шуның аркасында кырылуыннан зарлана. Әллә ничә танышым шуны сөйләде. Бигрәк тә бер айдан зуррак чебешләр авырыйлар, дип ачыналар. Бу нинди чир, дәвалап буламы? Күпләрнең гозерен истә тотып, ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Район ветеринария бер-ләшмәсе ветеринария табибы Әмир Хәйруллин әйтүенчә, бу тавыкларның йогышлы бронхиты бил-геләре. Ә төгәл диагнозны лабораториядә генә ачыклап була. Ул киң таралган һәм куркыныч авыруларның берсе сана-ла. Бу ел саен диярлек күзәтелә. Инфекция чы-ганагы булып авыручы һәм авырып терелгән кошлар тора. Алар вирусны озак вакыт йөр-тәләр һәм берничә ай дәвамында тараталар. Инкубация чоры 10 көнгә кадәр булырга мөмкин. Вирус башка кошларга төрле юллар - азык аша да, һава белән дә күчә. Авыру төрле яшьтәге че-бешләргә, йомырка сала торган тавыкларга да иярергә мөмкин. Шуңа да беренче чиратта авыру чебешләрне сәла-мәтләреннән аерып алырга кирәк. Дәвалау өчен киң спектрда тәэсир итүче антибиотиклар кулланырга киңәш ите-лә. Алар ветеринария аптекаларында сатыла. Күпме күләмдә, ника-дәр вакыт эчерергә кирәклеге һәм кош итен кайчан ашарга яраклы булуы инструкциядә языла. Шулай ук төрле комплекслы витаминнар бирергә кирәк. Юеш азыкка 100 баш кошка 1 миллилитр исәбеннән "АСД-2" препараты кушарга мөмкин.

Профилактика чаралары турында да онытмагыз. Азык савытларын ях-шылап юып, кайнатып алырга, ояларын чис-тартып чыгарырга, юарга һәм сүндерелмәгән известь белән акларга ки-рәк. Махсус дезинфекция чаралары кулланырга да була. Моны яңа партия кошлар сатып алыр алдыннан һәрвакыт эшләргә кирәк.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев