Буалы ир-атны мошенник 45 мең сум акчасыз калдырган
Узган шимбәдә авылда яшәүче 58 яшьлек ир-ат "Авито" интернет-сайты аша культиватор сатып алырга уйлый. Әлеге техника хуҗасы белән элемтәгә кергәч, тегесе культиватор өчен банкомат карточкасы аша түләргә кирәклеген әйтә. Ул сатып алучыдан банкомат карточкасы барлыгын белешә һәм аның турындагы барлык яшерен мәгълүматларны сораша. Мошенник алдында барлык мәгълүматны ачып салган буалы...
Узган шимбәдә авылда яшәүче 58 яшьлек ир-ат "Авито" интернет-сайты аша культиватор сатып алырга уйлый. Әлеге техника хуҗасы белән элемтәгә кергәч, тегесе культиватор өчен банкомат карточкасы аша түләргә кирәклеген әйтә. Ул сатып алучыдан банкомат карточкасы барлыгын белешә һәм аның турындагы барлык яшерен мәгълүматларны сораша. Мошенник алдында барлык мәгълүматны ачып салган буалы 45 мең сум акчасыз да кала, культиваторны да беркем китереп бирми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев