Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы ир-егет тычкан бизгәге йоктырды

    Шушы көннәрдә тән температурасы югары күтәрелеп, дәваханәгә килгән пациентта табиблар тычкан бизгәге түгелме, дип шикләнәләр. Анализ нәтиҗәләре фаразны исбатлый. Буалы июнь урталарында гаиләсе белән Идел буена ял итәргә барган булган. Учак тергезергә корыган утыннар ташыган, агач ботакларын сындырган. Ә кулын яхшылап юарга җитәрлек су запасы булмаган. Менә шунда йогышлы чирне...


    Шушы көннәрдә тән температурасы югары күтәрелеп, дәваханәгә килгән пациентта табиблар тычкан бизгәге түгелме, дип шикләнәләр. Анализ нәтиҗәләре фаразны исбатлый. Буалы июнь урталарында гаиләсе белән Идел буена ял итәргә барган булган. Учак тергезергә корыган утыннар ташыган, агач ботакларын сындырган. Ә кулын яхшылап юарга җитәрлек су запасы булмаган. Менә шунда йогышлы чирне эләктергән, дип фаразлыйлар табиблар. Инкубация чоры билгеләре барысы да туры килә. Хәзер пациентның хәле уртача, ул савыгуга бара.
    Гигиена һәм эпидемиология хезмәткәрләре аның өенә барып санитар эшкәртү үткәрделәр.



     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: