Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы коткаручылар югалган өченче балыкчыны эзли (фоторепортаж)

Икенче көн инде 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары Иделдә югалган балыкчыны эзлиләр. Югалучылар барлыгы өчәү булганнар. Алар Кама Тамагы районының Рус Бортасы авылы кешеләре. Шимбә көнне 37, 45 һәм 55 яшьлек ир-атлар Иделгә балык тотарга китәләр һәм югалалар. Якыннары белән соңгы мәртәбә элемтәгә шимбә кичке 17 сәгатьтә чыгалар. Отрядтан...

Икенче көн инде 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары Иделдә югалган балыкчыны эзлиләр. Югалучылар барлыгы өчәү булганнар. Алар Кама Тамагы районының Рус Бортасы авылы кешеләре. Шимбә көнне 37, 45 һәм 55 яшьлек ир-атлар Иделгә балык тотарга китәләр һәм югалалар. Якыннары белән соңгы мәртәбә элемтәгә шимбә кичке 17 сәгатьтә чыгалар. Отрядтан алынган мәгълүматларга караганда, буалы коткаручылар аларны эзләү өчен якшәмбе таңында - 4 сәгать 30 минутта чыгып китәләр. Бәла булган урынга 7дә килеп җитәләр. Балыкчыларны коткаручылар белән бергә туганнары, волонтерлар да эзли. Берсенең мәетен 8 сәгать 20 минутта Рус Бортасы авылыннан 3,6 километр ераклыкта су өстендә буалы коткаручылар табып ала. Ул коткаручы жилетында була. Озак та үтми шлай ук жилетлы икенчесен авылда яшәүчеләр күреп ала. Өченчесе әлегәчә табылмаган. Күрүчеләр әйтүенчә, анысы жилетта булмаган. Бүген иртән коткаручылар эзләүне кабат яңарттылар. Аларга водолазлар да кушылырга тиеш.

Коткаручылар балык тотарга яратучыларны бу чорда аеруча сак булырга, уңайсыз һава шартларында су өстенә бөтенләй чыкмаса чакыра. Коткару жилетлары да коткара алмый, чөнки салкын суда кеше берничә минута үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев