Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы кызлар, “Офис миссы” буласыгыз киләме?

    Алайса, ашыгыгыз. Казанда 9 августта "Офис миссы-2015" Бөтенроссия матурлык конкурсына сайлап алу кастингы уза. Анда Россиядә яшәүче, офиста эшләүче 18дән 30га кадәр яшьтәге кызлар катнаша ала. Гаилә хәле, балалары барлыгы-юклыгы исәпкә алынмый. Һөнәре буенча офистагы менеджер да, юрист та, бухгалтер да, җитәкче составтан да һәм башка да булырга мөмкин. Конкурс...


    Алайса, ашыгыгыз. Казанда 9 августта "Офис миссы-2015" Бөтенроссия матурлык конкурсына сайлап алу кастингы уза. Анда Россиядә яшәүче, офиста эшләүче 18дән 30га кадәр яшьтәге кызлар катнаша ала. Гаилә хәле, балалары барлыгы-юклыгы исәпкә алынмый. Һөнәре буенча офистагы менеджер да, юрист та, бухгалтер да, җитәкче составтан да һәм башка да булырга мөмкин. Конкурс өч этаплы: сайлап алу турыннан, интернет-тавыш бирүдән, финалдан тора. Катнашу түләүсез. Җиңүчегә приз - 1 миллион сум. Кастинг Җиңү урамы, 93 йорт адресы буенча үтә.

    Фото www.netoptika.ru сайтыннан алынды.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: