Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы Лилия Сәлахетдинова: "Ят кешеләр коляскам белән күтәреп алып, өч минут дога кыл диделәр" (+фото)

    Якташыбыз, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова күпләргә таныш. Бүген аның сүзләренә иҗат ителгән кырыклап җыр ("Барысы да Ходай кулында" - Мәскәү җырчысы Айрат Сафин, "Яшиселәр килә" - Ринас Әхмәтов, "Мин синең белән" - Булат Җиһаншин) бар. Лилия - Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары. Күптән түгел ул хаҗда булып кайтты. - Намаз...

    Якташыбыз, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова күпләргә таныш. Бүген аның сүзләренә иҗат ителгән кырыклап җыр ("Барысы да Ходай кулында" - Мәскәү җырчысы Айрат Сафин, "Яшиселәр килә" - Ринас Әхмәтов, "Мин синең белән" - Булат Җиһаншин) бар. Лилия - Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары. Күптән түгел ул хаҗда булып кайтты.
    - Намаз укый башлагач, исламның биш баганасын хәлемнән килгәнчә үтәү максаты туды, - дип сөйли Лилия. - Шуннан рухый әзерлек башланды. Күп укыдым, кагыйдәләр белән таныштым. Самолетта оча аламмы, дип үземне сынар өчен, башта апам белән Мәскәү һәм Санкт-Петербургка барып кайттым. Аллага шөкер, юлны яхшы кичердем. Хаҗга бару мөмкинлеге тугач, һичшиксез, ризалаштым. Тәвәккәл кешемен, хаҗны үтәү теләгем бик көчле иде. Барганчы эсселек куркытты, әлбәттә. Аллага шөкер, бар да әйбәт булды. 23 августта китеп, 13 сентябрьдә әйләнеп кайттык. Минем һәм тагын берничә инвалидның хаҗ сәфәре чыгымын "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды каплады. Бик шатмын, Аллаһы Тәгалә изге эшләребезне кабул кылсын!
    - Казаннан Мәккәгә ничә сәгать очарга кирәк?
    - Биш. Хаҗны үтәп кайту кешегә зур йөкләмә бирә. Әлеге сәфәр гади генә сәяхәт түгел. Ул рухый яктан да, физик яктан да ныклы әзерлек таләп итә. Хаҗда бар йоланы җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Бер эшне дөрес башкармасаң, тәртип белән үтәмәсәң, хаҗың кабул булмаска мөмкин.
    - Анда баргач, нәрсәгә игътибар иттегез?
    - Гарәпләрнең һәрвакыт ярдәмгә килүе, телне белмәсәк тә, кешеләрнең югалып калмавы сокландырды. Гомумән, нияте изге булган хаҗигә Аллаһы Тәгалә үзе булыша. Хаҗ гамәлләрен башкарганда, миңа Кәгъбәтуллага тотыну насыйп булды, иң тәэсир иткән вакыйга, мөгаен, шул булгандыр. Аллаһның якынлыгын тою һәм өммәтебезнең бердәмлеге дә шул мизгелдә сизелде. Чөнки мине, янәшәмдәге хәзрәттән кала, ят кешеләр коляскам белән күтәреп алдылар. Кулларымны ташка тидердем. Өч минут дога кыл, дип күтәреп тордылар... Андагы тәэсирләр искиткеч. Тагын барасы килә. "Әл-Хәрам"ны сагыну хисе көчле.
    Чыганак: matbugat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: