Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Ләйсән Сәмәрханова “Нечкәбил” республика конкурсында катнаша

Язманың исеменнән аңлашылганча, быел XI "Нечкәбил-2015" әни булу матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре республика конкурсында Буа данын район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Ләйсән Сәмәрханова яклаячак. Шушы көннәрдә ул Казанда аның зона сайлап алу турына барачак, жюри әгъзаларын үзе, тату гаиләсе белән таныштырачак. -Район җитәкчелегенең миңа ышаныч белдерүен акларга тырышачакмын. Анда...



Язманың исеменнән аңлашылганча, быел XI "Нечкәбил-2015" әни булу матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре республика конкурсында Буа данын район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Ләйсән Сәмәрханова яклаячак. Шушы көннәрдә ул Казанда аның зона сайлап алу турына барачак, жюри әгъзаларын үзе, тату гаиләсе белән таныштырачак.
-Район җитәкчелегенең миңа ышаныч белдерүен акларга тырышачакмын. Анда катнашу минем өчен зур җаваплылык ул. Моңа кадәр татып карамаган яңа тойгылар һәм республиканың төрле районнарыннан җыелучы бәхетле әниләр белән аралашу исә мөһим тормыш тәҗрибәсе булыр,- ди Ләйсән. Аның үзенең дә башкалар белән уртаклашыр гаилә тәҗрибәсе бар. Ләйсән тумышы белән Кама Тамагыннан. Буага медицина училищесында шәфкать туташы белеме алырга килә. Уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын үзләрендәге дәваханәдә хирургия бүлегендә башлап җибәрә. 20 яше якынлашканда кызны, аптырашта калдырып, аны ...медицина училищесында укыткан укытучысы Рөстәм эзләп таба. Һич уйламаган-көтмәгәндә! Казан медицина институнын тәмамлап, Буа үзәк дәваханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче, хәзер инде 13 ел баш табиб Рөстәм Әбрарович укучысына күз төшерә. Ул вакытта Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылы егете яшь кызга хисләрен сиздерми һәм сабыр гына Ләйсәннең "үсеп җиткәнен" көтә. Беренче очрашудан соң өч айдан соң туй да итәләр. Ләйсән үзе аңламый да калдым, дисә дә, менә алар 20 ел инде тату гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстерә-ләр. Кызлары Резеда әти-әнисе юлын дәвам итте - Казан дәүләт медицина университетында икенче курста белем ала. Уллары Раян Казан дәүләт университеты каршындагы IT-лицейда 8 сыйныфта укый. Уйлап табу өлкәсендә уңышлары белән сөендерә. Ләйсән үзе дә гыйлем эсти - читтән торып Казан социаль-юридик институтын тәмамлады. Улы туганнан соң декрет ялыннан социаль яклау идарәсенә эшкә чыга. Аннан район ЗАГС бүлегендә хезмәт куя. Өч ел элек архив бүлегенә начальник итеп билгеләделәр. Хезмәтләренең кайсын гына алсаң да, кешеләр белән аралашу, аларга төрлечә ярдәм итү белән бәйле аның. Үз вазифасын зур җаваплылык белән башкаруы өстенә башкаларга игътибарлы, һәрвакыт ачык йөзле, аралашучан булуы белән дә ихтирам казанды ул.
Ә боларга гаиләңдә бердәмлек, бер-береңә, өлкәннәргә хөрмәт һәм аңлашучанлык булганда, балаларыңа үз үрнәгеңдә тәрбия биргәндә генә ирешергә мөмкин. Сәмәрхановлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Һәрвакыт бергә алар - эштә дә бәйрәмнәрдә дә. Вакыт мөмкинлек биргәндә, табигатькә чыгалар, кышын тау чаңгысында шуалар. Ләйсән үзе биергә, кулдан сабын ясарга, чәчәкләр үстерергә һәм һәр хатын-кызга хас булганча, якыннарын тәмледән-тәмле аш-сулары бедән сыйларга ярата. Аның һәр башлангычын хуплаган гаиләсе аңа "Нечкәбил"дә җиңәргә ярдәм итәргә әзер.
-Иң мөһиме - катнашу. Ә конкурска җитди карыйбыз, чөнки ул ныклы гаиләнең престижын күтәрүче киң масштаблы социаль-мәдәни республика проекты. Без дә гаиләбез маркасын югары тоту өчен тырышачакбыз,- ди гаилә башлыгы Рөстәм Сәмәрханов. Якыннарының ярдәме аңа конкурсның ярымфиналында һәм финалында бик кирәк булачак. Ләйсән Сәмәрханованың анда барып җитәчәгенә ышанабыз - моның өчен барысы да бар, башкаларга үтемле итеп җиткерәсе генә кала.
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Нечкәбил" хәйриячелек тә ул. Быел да сайлап алу турлары кысаларында "Гаилә сакчылары ярминкәсе" хәйрия акциясе старталды. Аның максаты балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен акча средстволары җыю. Ләйсән Сәмәрханова "Акчарлак" һәм "Наратлык" балалар ял лагерлары начальниклары Дамирә Мәхмүтова һәм Светлана Победимская белән берлектә бу уңайдан ярминкәләр оештырырга өлгерде. Ул анда үз куллары белән эшләгән "оберегларны" алып барды. Ял итүче балалар да, аларны әти-әниләре дә анда теләп катнаштылар - "Гаилә сакчылары"н ясадылар һәм сатып алдылар. Ике лагерьда да җыелган средстволарны Ләйсәнгә тапшырдылар. Ул акчаны һәм "оберегларны" сайлап алу турына алып барачак. Алар "Нечкәбил" үткәрүче ярминкәләрдә сатылачак, җыелган акча средстволары фондка тапшырылачак. Авыр хаста балаларның хәлен җиңеләйтүгә өлешне һәркем кертә ала. "Гаилә сакчылары"н район ЗАГС бүлегенә китерергә мөмкин



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язманың исеменнән аңлашылганча, быел XI “Нечкәбил2015” әни булу матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре респ...