Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Михайловлар династиясе

Әхмәт электромеханика заводында Михайловлар фамилиясе астында тулы бер династия эшли һәм эшләгән. Бүген анда әлеге нәселнең өченче буын вәкилләре хезмәт куя. "Чишмә башы" заманында "Новый путь" колхозы тимерчесе Павел Михайловның Әхмәт МТСына кыручы булып чакырылуыннан башлана. Шул рәвешле 1953 елның сентябреннән аның тормышы Әхмәт электромеханика заводы белән бәйле. -Алдан кыенрак...

Әхмәт электромеханика заводында Михайловлар фамилиясе астында тулы бер династия эшли һәм эшләгән. Бүген анда әлеге нәселнең өченче буын вәкилләре хезмәт куя.

"Чишмә башы" заманында "Новый путь" колхозы тимерчесе Павел Михайловның Әхмәт МТСына кыручы булып чакырылуыннан башлана. Шул рәвешле 1953 елның сентябреннән аның тормышы Әхмәт электромеханика заводы белән бәйле.

-Алдан кыенрак иде. Күрше авыллардан атлар алып металл ташый идек, - дип искә ала ул. - 1960 елда завод мөстәкыйль предприятиегә әверелде. Директор Миндубаев авылдан яшьләрне эшкә кабул итте. Күпме егетне кыручы һөнәренә өйрәттем.

Заводта Михайловлар фамилиясе иң еш яңгырый башлый. Анатолий Михайлов фрезерчы ярдәмчесеннән план-икътисад бүлеге начальнигына күтәрелә. Павел Михайловның бертуганы Иван завод оешкан көннән тимерче булып урнаша, 1991дә пенсиягә чыга. Кыручы ярдәмчесе булып кергән Николай Михайловның да фоторәсеме Мактау тактасыннан төшми. Соңгы 15 елда ул участок остасы булып эшләде.

Аннары заводка икенче буын Михайловлар килде. Павел Ивановичның улы Валерий армиягә кадәр заводта эшләп китте. Икенче улы Алексей өчен завод туган йортына әверелде. Ул коллективта механика участогының иң тәҗрибәле слесарь-көйләүчесе иде. Өченче улы Вячеслав та 1986 елга кадәр заводта эшләде. Киленнәр дә заводныкылар. Валентина озак еллар эретеп ябыштыручы булды, 2005тә пенсиягә китте. Икенчесе Александра слесарь, техника бүлеге әзерләүчесе булды. Ольга Михайлова исә алдан бухгалтер булып кереште, аннары озак еллар тимерче цехында эретеп ябыштыручы булды. Павел Ивановичның үз хатыны Лидия Федоровна дә хезмәт юлын Әхмәт МТСында башлаган кеше. Кыз туганы Антонина Ивановна шулай үзен горур рәвештә Михайловлар династиясеннән дип саный ала - ул завод диварларында 12 ел слесарь булып эшләде.

Бүген эстафетаны Павел Ивановичның оныгы Александр һәм аның хатыны дәвам итә. Ул да кыручы. Ә аңа үрнәк алырга кешеләр җитәрлек. Заманында эшләп чыгару нормасын 150-200 процентка җиткерүче бабасының фоторәсеме район газетасы битләреннән төшми иде. Әмма ул гади булып кала белде, бер-бер артлы һөнәрләр үзләштерде. Белгәннәрен бүлешергә дә яратты.

Әхмәт электромеханика заводында шундый традиция - Михайловлар белән алдынгылык бер тигезлектә кабул ителә. Бу нәсел завод тарихын ясый.

(Мөнир Әһлиуллин

авторы-төзүчесе булган

"На службе сельской энергетике"

китабыннан кыскартып алынды).

Сүз уңаеннан, Павел Иванович Михайлов бүген дә исән, 27 июньдә 89 яшен каршылый. Аның 12 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Барысы да аңа исәнлек, озын гомер тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев