Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Мөстәкыйм Хәйбуллов Сабантуйга кыңгыраулы акбүздә барачак

Мөстәкыйм абый Хәйбулловның чиккән сөлгеләр, кыңгыраулар белән бизәлгән тарантаслы атлары күп еллар инде Сабантуйның бер яме ул. Милли бәйрәмгә бизәлгән атларда бару әтисеннән килгән гадәт. Сабантуй алдыннан Мөстәкыйм абыйның планнарын белешеп кайттык. -Кичә киләсегез бар иде, күргән булыр идегез тамаша, буяуга батып арбаны, дугаларны буядым, - дип каршы алды ул...


Мөстәкыйм абый Хәйбулловның чиккән сөлгеләр, кыңгыраулар белән бизәлгән тарантаслы атлары күп еллар инде Сабантуйның бер яме ул. Милли бәйрәмгә бизәлгән атларда бару әтисеннән килгән гадәт. Сабантуй алдыннан Мөстәкыйм абыйның планнарын белешеп кайттык.
-Кичә киләсегез бар иде, күргән булыр идегез тамаша, буяуга батып арбаны, дугаларны буядым, - дип каршы алды ул безне. Хуҗа гараж ишеген тутырып ачып куйган. Менә кыңгыраулы дуга Сабантуй "көтеп ята"! Быел Мөстәкыйм абый аны ачык яшел төскә буяган. Ә атаклы "Валдай" кыңгыраулары ни тора! Сирәк хуҗада гына сакланып калган алар. Аларның чыңы башкалардан аерылып тора. Узган Сабан туенда Мөстәкыйм абый дуслык аша гына табып, ыңгырчагына да шундый кыңгыраулар элгән иде. Йөгәннәргә, шләгәгә беркетелгән җиз тәңкәләрне ялтыратасы бар әле.
Атның ялларын бизәячәк сөлге-тастымалларны тормыш иптәше Тәзкирә апа бер атна элек юып, үтүк-ләп куйды инде. Их, сөлгеләре дә бит! Киндер тукымага тукып ясалган милли бизәкләребезгә ни җитә! Әллә кайдан эзләп йөр-мәде аларны Мөстәкыйм абый. Сабантуйда җигүле атлар күреп, күңелләре җилкенгән буалылар үзләре китереп бирделәр. Өенә кадәр килделәр хәтта. Ә район Сабан туе буласы көнгә каршы Мөс-тәкыйм абый атларны "мунча кертә". Тәмле исләр генә килеп торсын бахбайлардан, ди. Быел Сабантуйга акбүз белән барачак.
-Мөстәкыйм абый, ел саен атлар җигеп, арбалар тагып Сабантуйга барырга кушучы бармы соң Сезгә? - дип кызыксынам.
- Юк, беркем дә мәҗбүр итми. Кайвакыт авыл җирлекләре башлыклары чакыра. Бу асылда әтидән килгән гадәт. Мәрхүм гомере буе авылда ветеринария бүлегендә эшләде. Атлар тотты. Үзе утырып йөрмәсә дә, миңа аларны иярләргә берсүзсез рөхсәт итте. Әтинең Алшихтан Буага барырга йомышы төшүен көтеп кенә тора идем. Хәтта, кеше өчен дә сорап-сорап бара идем. Авыл эчендә атны чаптырып булмый бит. Ә зур юл иркен! Ул вакытта транспорт күп йөрми. Аяклары дагалаган ат тигез юлдан юрта! Артта тузан гына кала! Нинди хозурлык! - ди ул.
Мөстәкыйм абый бахбайларга утырып йөрү кызыгын бүләк итәргә дә әзер. Балалар бакчаларында Масленица бәйрәменә чакырдылар. Иренмәде, атын бизәп килеп тә җитте. Күпме шатлык, атларга мәхәббәт бирде нәниләргә ул. Сизеп торам, шул рәхәтлек бирә инде анарга.
Гаилә башлыгы боларның барысы өчен дә тормыш иптәше Тәзкирә апага рәхмәт әйтә. Мөстәкыйм абый кая барса да, аннан калмаска тырышты бит ул. Хайваннар да Тәзкирә апа янәшәдә булганда үз-ләрен тынычрак тоталар. Хәер, Мөстәкыйм абый "йоклап йөри торган" атларны яратмый, үзе кебек көчле характерлыларны, "биеп торганнарны" ярата. Дөрес, дилбегәне нык тотарга туры килә, әмма аның рәхәте дә шунда бит! Кыскасы, бу көннәрдә Мөстә-кыйм абый үзе дә, акбүз аты да Галимҗан Ибраһимовның Алмачуарыннан ким дулкынланмыйлар, Сабантуй көтәләр.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев