Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы шәкертләр Россиякүләм бәйгедә җиңеп, велосипедлар белән бүләкләнделәр

    Түбән Новгород өлкәсенең Ребушкино авылында үткән VIII Балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы "Шәкертләр бәйрәмендә" буалы балалар өч номинациядә җиңеп чыктылар. Шигырь уку конкурсында Камилә Зарипова - 2 нче урында, ислам викторинасында Айзилә Әхмәдуллова, Ильяс Сәетморат, Айшә Фәхрисламова һәм Рәйсә Гыймалиева - 3 нче урында, Айзилә Әхмәдуллова шулай ук "Татар вәгазе" бәйгесендә...

    Түбән Новгород өлкәсенең Ребушкино авылында үткән VIII Балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы "Шәкертләр бәйрәмендә" буалы балалар өч номинациядә җиңеп чыктылар. Шигырь уку конкурсында Камилә Зарипова - 2 нче урында, ислам викторинасында Айзилә Әхмәдуллова, Ильяс Сәетморат, Айшә Фәхрисламова һәм Рәйсә Гыймалиева - 3 нче урында, Айзилә Әхмәдуллова шулай ук "Татар вәгазе" бәйгесендә 3 нче урынны алды. Буалы балаларның әлеге бәйрәмдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләре хакында республика массакүләм мәгълүмат чаралары да хәбәр итә.

    Бәйге Россия төбәкләре авылларында җәйге ислам курслары тәмамланганнан соң оештырыла.Бәйрәмдә төрле шәһәр һәм авыллардан килгән балалар ислам нигезләрен белүдә, билбау көрәшендә, спорт уеннарында, төрле иҗади бәйгеләрдә көч сынашалар. Район мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, безнең шәкетрләр әлеге бәйгеләрдә өченче ел рәттән яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Буадан килгән балаларның саф татар телендә аралашуларын уңай яктан бәяләде. Җиңүчеләргә велосипедлар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: