Буалы студентларга министр велосипед бүләк итте (+фото)
Кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Чиста булачак!" республика яшьләр экология хәрәкәте активистларын бүләкләделәр. Алар арасында Буа ветеринария технкумы студентлары Николай Долгов һәм Айдар Атаханов та бар иде. Тантанада егетләр Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Әбделганиев кулыннан Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле велосипед алдылар. -Гел шулай табигать чисталыгы сагында...
Кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Чиста булачак!" республика яшьләр экология хәрәкәте активистларын бүләкләделәр. Алар арасында Буа ветеринария технкумы студентлары Николай Долгов һәм Айдар Атаханов та бар иде.
Тантанада егетләр Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Әбделганиев кулыннан Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле велосипед алдылар.
-Гел шулай табигать чисталыгы сагында торыгыз, киләчәктә уңышлар сезгә!, - диде министр аларны бүләкләгәндә.
Мондый мәртәбәгә ирешү өчен егетләр ел буе тырыштылар. Алар район территориясендә санитар чистарту эшләрен башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев