Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы әти-әниләр, балаларыгыз белән каникулда Казанга җыенасызмы?

Казан балалар белән язгы каникулны үткәрү өчен иң кулай шәһәрләр өчлегенә керде. Бу хакта хәбәр итүче Travel.ru порталы белдерүенчә, Татарстан башкаласы театрларга, күңел ачу үзәкләренә, музейларга һәм паркларга бай. Моннан тыш, менә дигән зоопаркы да бар. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга Казанга сәяхәт бүләк итәргә сез әзерме? Бигрәк тә, кайсы почмакларында буласыгыз...

Казан балалар белән язгы каникулны үткәрү өчен иң кулай шәһәрләр өчлегенә керде. Бу хакта хәбәр итүче Travel.ru порталы белдерүенчә, Татарстан башкаласы театрларга, күңел ачу үзәкләренә, музейларга һәм паркларга бай. Моннан тыш, менә дигән зоопаркы да бар. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга Казанга сәяхәт бүләк итәргә сез әзерме? Бигрәк тә, кайсы почмакларында буласыгыз килә?
Энҗе ХӘЙБУЛЛИНА, укытучы:
Узган ел "Казан-Арена"да өлкәнрәк сыйныфларда укучылар өчен төрле һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрелүен ишеткән идем. Бер танышымның кызы кибетче булып караган - ахырдан бу һөнәрне беркайчан да сайламаячагын әйткән. Ә икенчесенең улына диварга табигый ташлардан дизайн ясау бик ошаган. Кызыма сөйләп күрсәткән идем, ул да каникулда шунда барып "эшләп" карарга бик кызыкты.
Наилә СОЛТАНОВА, хезмәткәр:
Улыбыз Казан стадионында берәр футбол уенын барып карарга теләвен белдерде. Аннан соң Казан тропик күбәләкләр паркы каникуллар вакытында махсус программа тәкъдим итә. Шунда барасы килә. Анда балаларга тропик хайваннарны ашатып карау, төрле күбәләкләрнең очканын күзәтү, япон скульптурасы буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге бирелә.
Дамирә МӘХМҮТОВА, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәре:
Балалар елдагыча циркка, "Әкият" курчак театрына барырга телиләр. Минем берәр техник музейны күрергә кирәк дигән тәкъдимемне дә кире какмадылар. Аннан соң, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Апаста узачак зона туры каникул көннәренә туры килә. Кызыбыз анда катнашачак.

Фото:prokazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев